«Мусаларда кунакта…»
Кече яшьтәге мәктәп укучыларын «Мусаларда кунакта…» күргәзмәсенә чакырабыз. Биредә сез Муса балачакта Мостафа авылында яшәгән шартлар белән танышырсыз, әбисе Гыйльми абыстай сөйләгән әкият-риваятьләр
5-11сыйныфлар:
Муса Җәлил музей-фатиры
Мемориаль бүлмәләр Әминә Җәлилова һәм шагыйрьнең замандашлары истәлекләренә нигезләнеп торгызылган. Экспозициягә бәһасез экспонатлар куелган: Җәлилнең эш өстәле, мандолина, шәхси китапханәсе, үзе исән вакытта эшләнә башлаган бюст, кашне һәм башкалар. Биредә, төп нөсхә экспонатларга таянып, шагыйрь тормышының Казан чоры белән танышырга мөмкин.
«Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш»
Экспозиция шагыйрь тормышының соңгы биш елын эченә алып кына калмыйча, ачы сугыш еллары, әсирләрнең газаплы язмышы турында да сөйли. Экскурсия шагыйрь биографиясе буенча төпле мәгълүмат бирә, Моабит дәфтәрләренең электрон версиясе аның иҗатын популярлаштырырг
Музейда үткәрелүче кичәләр календаре
«Моңлы бер җыр…»
«Хат»
әдәби-музыкаль программа Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Программада шагыйрьнең хатлары, шигырьләре һәм сугыш чоры җырлары яңгырый.
«Кайттым, дускай, сиңа!»
Музей программасы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган.
«Сугыштан хатлар»
Программа Бөек Ватан сугышының фаҗигале битләрен ача. Сугыш чорында хатларның кешеләр тормышында никадәр зур урын алуын ачыклый.
«Кулларында көмеш энәсе…»
Татар халкы гомер-гомергә кул эше белән шөгыльләнгән. Шулар арасында чигү аерым бер урынны алып торган. Программа вакытында чигү үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге тудырыла һәм күнекмәләр бирелә.