«Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш»

Экспозиция шагыйрь тормышының соңгы биш елын эченә алып кына калмыйча, ачы сугыш еллары, әсирләрнең газаплы язмышы турында да сөйли. Экскурсия шагыйрь биографиясе буенча төпле мәгълүмат бирә, Моабит дәфтәрләренең электрон версиясе аның иҗатын популярлаштырырга, патриотик тәрбия бирергә, һәлак булганнар хәтеренә хөрмәт белән карарга, горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

«Мусаларда кунакта…»

Кече яшьтәге мәктәп укучыларын «Мусаларда кунакта…» күргәзмәсенә чакырабыз. Биредә сез Муса балачакта Мостафа авылында яшәгән шартлар белән танышырсыз, әбисе Гыйльми абыстай сөйләгән әкият-риваятьләрне ишетерсез. Шулай ук күргәзмәдә шикәр белән хуш исле чәйдән авыз итәргә дә мөмкинлек тудырыла.

Муса Җәлил музей-фатиры

Мемориаль бүлмәләр Әминә Җәлилова һәм шагыйрьнең замандашлары истәлекләренә нигезләнеп торгызылган. Экспозициягә бәһасез экспонатлар куелган: Җәлилнең эш өстәле, мандолина, шәхси китапханәсе, үзе исән вакытта эшләнә башлаган бюст, кашне һәм башкалар. Биредә, төп нөсхә экспонатларга таянып, шагыйрь тормышының Казан чоры белән танышырга мөмкин.

Экскурсии и культурно-образовательные мероприятия ведутся на русском и татарском языке.