Казаннан чыкмый гына Оренбург өлкәсендә, шагыйрь Муса Җәлил туган якларда булырга теләсәгез кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Мусаларда кунакта» дип аталган интерактив күргәзмәгә килегез. Гап-гади шәһәр фатирында сезне гаҗәеп зал – авыл йортларында гына очрый торган шартларны чагылдырган татар мөһите каршы алыр. Без сезне халкыбызның традицияләре, әкият-риваятьләре, Мусаның балачагы, аның тормышында булган кызыклы вакыйгалар белән таныштырырбыз. Очрашу ахырында хуш исле чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә каралган…