Экспозициянең исеме шагыйрьнең шигырьләреннән алынмаса да, аның тормышка, дөньяга карашын ассызыклый. Ул Җәлил тормышының соңгы биш елын үз эченә ала һәм биографиясе буенча бай мәгълүмат биреп кенә калмыйча, иҗатын таратырга да, патриотик тәрбия бирергә дә, кайтмый калган геройларыбызны хәтердә яңартырга да, милли горурлык хисләре кичерергә дә мөмкинлек бирә.