«Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш.» Музей экспозицияләре буйлап экскурсия. Документларга һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп эшләнгән яңа экспозиция Муса Җәлил биографиясенең аерым өлешләрен яктырта.

«Мусаларда кунакта» — интерактив күргәзмә. Шагыйрь тормышының балачак елларын чагылдыра. Экскурсия барышында сез Мусага әбисе сөйләгән әкият, риваятләрне ишетерсез, тормыш-көнкүреш әйберләре белән танышырсыз. Кунакларга хуш исле чәй дә тәкъдим ителә.

«Моңлы бер җыр»мәктәп программасына нигезләнеп эшләнгән музей дәресе Муса Җәлилнең иҗатына багышлана, Моабит дәфтәренең тарихы белән таныштыра.

«Письма с войны»Бөек Ватан сугышы чорындагы тормыш белән таныштыра, хатларның кеше тормышында, бигрәк тә, сугыш чорында нинди роль уйнавын ачып бирә.

«Хат»әдәби-музыкаль программа Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Программада шагыйрьнең хатлары, шигырьләре һәм сугыш чоры җырлары яңгырый.

Экскурсии и культурно-образовательные мероприятия ведутся на русском и татарском языке.