Музей-квартира Мусы Джалиля

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты музей экспозицияләрендә һәр даим чагылдырылып килә. 1983 елда, 1982 елның 18 маенда чыккан хөкүмәт карары нигезендә, Казан шәһәрендә, 1940-1941 елларда Җәлил гаиләсе белән яшәгән Горький урамы 17нче йортта шагыйрьнең музей-фатиры ачыла (экспозиция авторлары: Вәлиева Л.Г., Жигалко Л.Г., Баһаутдинова Д.Б., Минһаҗева И.З.). Музей 1987 елга кадәр график белән атнага 3 көн, ә 1987 елның ноябреннән, ял көненнән кала, барлык көннәрдә дә эшли.

1991 елның 20 мартында Казан шәһәр Советы башкарма комитеты күршеләр яшәгән фатирны бушатып “Муса Җәлил музей-фатирының мәйданнарын киңәйтергә” дигән карар кабул итә. Мәйданы 56,5 кв.м. булган 27нче фатир 1995 елның ноябрендә генә бушатыла. Капиталь ремонт эшләрен “Ютек” Ачык Акционерлык Җәмгыяте башкара һәм 1998 елның 19 февралендә фатир эксплуатациягә тапшырыла. Бүген музейның мәйданы 130,8 кв.м. тәшкил итә.

Музей-квартира Мусы Джалиля
Музей-квартира Мусы Джалиля

Үзгәртеп төзү эшләре тәмамланганнан соң, музейда әдәби-музыкаль салон һәм күргәзмәләр залы булдырылды. Күргәзмәләр залында төрле елларда “Муса Җәлил сынлы сәнгатьтә”, “Сугыш эзләре буйлап”, “Язмыш бүләк иткән очрашулар” (авторлары Сакаева Г.Р., Фәттахова Н.Г.) дип исемләнгән күргәзмәләр эшләде. Бүген бу залда “Мусаларда кунакта” дип аталган интерактив күргәзмә эшли.

Салонда 2007 елдан алып “Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш” (авторлары Нуретдинова Г.Г., Сакаева Г.Р., Фәттахова Н.Г.) дип исемләнгән экспозиция эшли. Татарстан АССР министрлар Советының 1982 елның 18 май карары нигезендә Муса Җәлил музей-фатиры берләштерелгән Дәүләт музееның бүлеге булып санала. 2001 елның 23 мартында Татарстан республикасы министрлар кабинеты ТР берләштерелгән Дәүләт музеен ТР Милли музее дип атарга карар чыгара.

Музей-квартира Мусы Джалиля

1987-1989 елларда музей белән Минһаҗева И.З., 1991 елдан алып 2008 елның май аена кадәр Сакаева Г.Р., 2008 елның июненнән – Фәттахова Н.Г. җитәкчелек итә.

1993 елда музей коллективы шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын пропагандалавы өчен һәм музейның 10 еллыгы уңаеннан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1998 елда Вахитов районының социаль-экономик һәм мәдәни үсешен үстерүгә керткән шәхси казанышлары өчен Муса Җәлил музей-фатиры коллективы Вахитов районы администрациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

2003 елда Муса Җәлил музей-фатиры “Елның иң яхшы музее” премиясе лауреаты булды.

2006 елда музей яшМузей-квартира Мусы Джалиляьләргә патриотик тәрбия бирүдә, илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган сугышчылар хәтерен барлауга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе милли комитетының Ломоносов ордены белән бүләкләнә.

2008 елда музей коллективы күпьеллык иҗади эшчәнлеге, музей үсешенә зур өлеш керткәне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын пропагандалавы өчен һәм музей оешуга 25 ел тулу уңаеннан ТР Милли музееның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

2013 елда “Тройка-плюс К” туристик компаниясе Муса Җәлил музей-фатирына яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшендә күрсәткән уңышлары, музей үсешенә иҗади якын килгәне өчен рәхмәтен белдерә.