1-4 сыйныфлар

«Мусаларда кунакта…»

Кече яшьтәге мәктәп укучыларын «Мусаларда кунакта…» күргәзмәсенә чакырабыз. Биредә сез Муса балачакта Мостафа авылында яшәгән шартлар белән танышырсыз, әбисе Гыйльми абыстай сөйләгән әкият-риваятьләрне ишетерсез. Шулай ук күргәзмәдә шикәр белән хуш исле чәйдән авыз итәргә дә мөмкинлек тудырыла.

5-11сыйныфлар:

Муса Җәлил музей-фатиры

Мемориаль бүлмәләр Әминә Җәлилова һәм шагыйрьнең замандашлары истәлекләренә нигезләнеп торгызылган. Экспозициягә бәһасез экспонатлар куелган: Җәлилнең эш өстәле, мандолина, шәхси китапханәсе, үзе исән вакытта эшләнә башлаган бюст, кашне һәм башкалар. Биредә, төп нөсхә экспонатларга таянып, шагыйрь тормышының Казан чоры белән танышырга мөмкин.

«Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш»

Поэзия. Любовь. Война

Экспозиция шагыйрь тормышының соңгы биш елын эченә алып кына калмыйча, ачы сугыш еллары, әсирләрнең газаплы язмышы турында да сөйли. Экскурсия шагыйрь биографиясе буенча төпле мәгълүмат бирә, Моабит дәфтәрләренең электрон версиясе аның иҗатын популярлаштырырга, патриотик тәрбия бирергә, һәлак булганнар хәтеренә хөрмәт белән карарга, горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

Музейда үткәрелүче кичәләр календаре

«Моңлы бер җыр…»

Песни моей грустный путь

Мәктәп программасына нигезләнеп эшләнгән музей дәресе Муса Җәлилнең иҗатына багышлана, Моабит дәфтәрләренең тарихы белән таныштыра.

«Хат»

әдәби-музыкаль программа Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Программада шагыйрьнең хатлары, шигырьләре һәм сугыш чоры җырлары яңгырый.

«Кайттым, дускай, сиңа!»

Музей программасы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган.

Вернулся я!

«Сугыштан хатлар»

Программа Бөек Ватан сугышының фаҗигале битләрен ача. Сугыш чорында хатларның кешеләр тормышында никадәр зур урын алуын ачыклый.

«Кулларында көмеш энәсе…»

Татар халкы гомер-гомергә кул эше белән шөгыльләнгән. Шулар арасында чигү аерым бер урынны алып торган. Программа вакытында чигү үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге тудырыла һәм күнекмәләр бирелә.