Мемориаль бүлмәләр буйлап үткәрелгән экскурсия М.Җәлил тормышының казан чоры белән танышырга мөмкинлек бирә (Казан белән аның биш елга якын гомере бәйле). Әминә Җәлилова һәм шагыйрьнең замандашлары истәлекләренә нигезләнеп, алар яшәгән бүлмәләрдә, мемориаль шартлар торгызылган. Экспозициягә М.Җәлилнең эш өстәле, мандолина, шәхси китапханәсе, үзе исән вакытта эшләнә башлаган скульптурасы, шарф-кашне, фотоальбом һәм башкалар куелган.

Музей-квартира Мусы Джалиля
Музей-квартира Мусы Джалиля
X